World News in Tatar

Нурлатта элекке кибетнең дивары җимерелгән

Нурлатның Куйбышев урамында файдаланылмый торган бина диварының бер өлеше җимерелгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Элек бу бина кибет, аннары склад буларак файдаланылган. Җимерелгән мәйданы 30 квадрат тәшкил иткән.

Читайте на сайте