World News in Tatar

Арчага кара каргалар кайткан

(Арча, 13 февраль, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Арча районына яз хәбәрчесе — кара каргалар кайткан. Бу хакта район газетасы сайтында хәбәр ителә.

Бер сыерчык яз ясыймы, диләр. Яз хәбәрчесе — кара карганы күргәч ничектер сәер булып китте. Әле бит февраль уртасы да җитмәгән. 8 февральдә «хут» суыклары башланырга, аннан соң 40 көн кыш булырга тиеш иде…

Читайте на сайте