World News in Tatar
Февраль
2020

Новости за 13.02.2020

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә Клара Булатова белән очрашу ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырылды

(Әлмәт, 13 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). «Сөйләр сүзләр әле никадәр…» ТАССР оешуга 100 ел, Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы уңаеннан үзәк китапханәдә Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Халык шагыйре, кызыклы шәхес, бик күп китаплар авторы, популяр язучы Клара ханым Булатова белән очрашу үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Информация о возможных проблемах с интернетом в Татарстане из-за пилотирования системы в telegram-каналах

Со слов заместителя руководителя Управления Роскомнадзора по РТ Рустама Галаутдинова, в ведомстве нет информации о тестировании «суверенного интернета». Об этом он сообщил ИА «Татар-информ».

Tatar-inform.tatar 

Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында булачак

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). БДБ Хөкүмәтләре башлыклары советы каршындагы Хәрби-интернационалистлар эшләре комитеты рәисе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Уграда кара-каршы тору тәмамлану көнен бәйрәм итү законы инициаторы отставкага китте

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамоновның үз теләге белән отставкага китүен кабул итте. Ул Обнинск шәһәре мэры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Владислав Шапшаны билгеләде. Дәүләт башлыгы Указы Кремль матбугат хезмәте сайтында чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Венера Ганиева: Илнар Миранов татар җырын Европа дәрәҗәсендә башкара ала

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Танылган җырчы Венера Ганиева үз укучысы Илнар Мирановны татар җырын Европа дәрәҗәсендә җырлый алган җырчы дип бәяләде. Казанның "Корстон" залларының берсендә татар эстрадасының яшь җырчысы Илнар Мирановның концерты башланып китте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Болгарда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан самбо буенча Татарстан беренчелеге уза

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). 15-16 февральдә Болгар шәһәрендә «Олимп» спорт комплексы базасында самбо буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узачак. Бу турыда Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар кертергә тәкъдим иттеләр

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында торак-коммуналь хезмәтләре өчен онлайн түләүчеләргә ташламалар кертергә тәкъдим иттеләр. РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевка депутат Борис Чернышов шундый тәкъдим белән хат юллаган. Бу турыда RT хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Азат Кадыйров Россия спорт министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнде

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыйров Россия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары булачак.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Милли-мәдәни үзәк Шаһинур Мостафинны Тукай премиясенә тәкъдим итте

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Казан» милли-мәдәни үзәге язучы Шаһинур Мостафинны Тукай премиясенә тәкъдим итте. Константин Васильев галереясында бу уңайдан махсус киңәшмә уздырылып, катнашучылар кандидатураны бертавыштан хупладылар. «Казан» милли-мәдәни үзәге киңәшмәне ачык форматта уздырды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәренә килде

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевада Tatneft Europe трейдинг компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Алар Татарстан компанияләре продукциясен Евросоюз базарларында чыгару мөмкинлекләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2024 елга Иделгә ага торган чистартылмаган су күләме өч тапкыр кимиячәк

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). «Иделне савыктыру» — Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган программа иң күп акча таләп итә. Бу хакта «Республика Татарстан» газетасына биргән интервьюсында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Страсбург мәхкәмәсе "Чистай җәмәгате" эше нигезендә хөкем ителгән тагын бер тоткынның җәзалануын таныды

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе “Чистай җәмәгате” эше нигезендә хөкем ителгән тагын бер тоткынның, Рафаил Зариповның полициядә җәзалауларга дучар булганлыгын таныды. Бу турыда “Idel.Реалии"га аның туганнары хәбәр иткән.

Tatar-inform.tatar 

«Ак Барс» хоккей клубы «Авангард» белән татарча матч үткәрәчәк

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Алсу Гыйльманова). 18 февраль көнне Казан хоккей клубы Омск шәһәреннән килгән «Авангард» белән уйнаячак. Клубның рәсми сайтында эленгән афишада: «Чын татарча матч булачак», — дип вәгъдә ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Габдулла Тукайның замандашы, фотограф Кыйвам Зөлфакаровны искә алдылар

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Г.Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукайның замандашы, шагыйрьнең туган якларын фотога төшергән фотограф Кыйвам Зөлфакаровның тууына 150 ел тулуга багышланган лекция укылды. Әлеге шәхес белән музейның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина таныштырды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган машина йөртүчеләр бүләкләнәчәк

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Дәүләт автоинспекциясендә һәр ел нәтиҗәләре буенча юл йөрү кагыйдәләрен бер тапкыр да бозмаган һәм авариягә эләкмәгән Татарстанда яшәүче машина йөртүчеләрен бүләкләячәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда меңгә якын милләттәш-студент өчен беренче тапкыр очрашу оештырдылар

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген УНИКС концертлар залында меңгә якын милләттәш студент җыелды. Алар өчен TED форматында мотивацион чыгышлар һәм концерт программасы күрсәтелә.

Читать дальше...