World News in Tatar

«Ак Барс» хоккей клубы «Авангард» белән татарча матч үткәрәчәк

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Алсу Гыйльманова). 18 февраль көнне Казан хоккей клубы Омск шәһәреннән килгән «Авангард» белән уйнаячак. Клубның рәсми сайтында эленгән афишада: «Чын татарча матч булачак», — дип вәгъдә ителә.

Оештыручылар милли колорит, милли костюмнар, музыка, кышкы сабан туе, артистлар чыгышы, мастер-класслар һәм фотозоналар булачак дип вәгъдә итә.

Уен 18 февраль көнне «Татнефть-Арена»да узачак. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.

Читайте на сайте