World News in Tatar

Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган машина йөртүчеләр бүләкләнәчәк

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Дәүләт автоинспекциясендә һәр ел нәтиҗәләре буенча юл йөрү кагыйдәләрен бер тапкыр да бозмаган һәм авариягә эләкмәгән Татарстанда яшәүче машина йөртүчеләрен бүләкләячәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.

«Быел без юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга җәза бирү генә түгел, аларны үтәүчеләрне дә бүләкләргә тәкъдим итәбез. Тиздән бу акциянең башлануы турында игълан итәрбез. Катнашучыларга махсус ябыштыргычлар өләшәчәкләр, ә ел ахырында нәтиҗә ясыйбыз», — дип сөйләде ЮХИДИ башлыгы.

Ул акциядә катнашучыларның Татарстанда яшәүче башка машина йөртүчеләре өчен үрнәк булачагына һәм республика юлларында һәлакәтләрне киметергә ярдәм итәчәгенә ышана.

Читайте на сайте