World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов әйдаманнар әзерләүнең системасын булдырырга кирәклеген әйтте

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районындагы «Йолдызлы» балалар лагерендә «Сәләт» яшьләр оешмасының активистлары белән очрашты. Ул әйдаманнар әзерләүнең системасын булдырырга кирәклеген әйтте. Очрашу барышында ел дәвамында эшли торган «Сәләт» мәктәбен булдыру идеясе тәкъдим ителде. «Ел дәвамында эшли торган мәктәпләр булса, анда спикерларны, әйдаманнарны әзерләргә була. Безгә республикада система эшләргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов Очрашу барышында «Сәләт — Саба» — 2020 аланы директоры, әйдаманнар ярышы җиңүчесе Гөлназ Гатина татар телен үстерүдә «Сәләт»нең роле турында сөйләде. «Сәләткә ни өчен киләсез?», — дигән сорауга мин, беренче чиратта, татар теле мохитенә чумар өчен, дип әйтер идем, чөнки монда барысы да татар телендә үткәрелә. Бала татар телен белми икән, без аңа тәрҗемә итәбез, аңлашабыз. Балалар төрле җырлар аша үзара сөйләм дәрәҗәсендә татар телен өйрәнә», — диде ул. Гөлназ Гатина телне үстерүдә заманча мәдәниятнең роле зур булуын әйтте. Ул «Сәләт»тә бер меңнән артык җыр иҗат ителгәнен билгеләп узды.

Читайте на сайте