Бөтендөнья татар конгрессы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Милләт җыены уздыра
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 28-30 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкының «Милләт җыены»н үткәрә. Бу хакта «Татар-информ»га Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итте. «Коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлеге җыенга чит илдәге милләттәшләребез Zoom-конференция режимында гына кушылачак. Җыен программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы да үтәчәк. Читать дальше...