Ульяновскида татар фильмнары күрсәтеләчәк
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә төбәк халыкларының милли кинематографияләре фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фестиваль Россия киносы көне алдыннан 25-27 августта узачак. Кинозалларда һәм кинотеатрларда Чувашстан, Татарстан һәм Мордовия кинематографистлары фильмнары күрсәтелә һәм алар белән иҗади очрашулар узачак. Марафон җиде муниципалитетны, шул исәптән Ульяновскины да колачлаячак. «Фестиваль географиясенә мордва, татар, чуваш, азәрбайҗан халыклары вәкилләре күпләп яши торган торак пунктлары керде», — диде Ульяновск өлкәсе сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова. Фестиваль кысаларында татар режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитовның «Кире» комедиясе премьерасы булачак.