Татарстан Президенты Лениногорск халкын шәһәр төзелүнең 65 еллыгы белән тәбрик итте
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең – 75 һәм Лениногорскиның 65 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты. Ул үз чыгышында предприятие ветераннарын һәм районда яшәүчеләрне моннан 75 ел элек илдә иң зурлардан саналган нефть чыгару үзәген формалаштырулары белән котлады.
«Бүгенге көндә Татарстан – илнең иң төп нефть чыгару үзәкләре һәм сәнәгый яктан нык үскән төбәкләреннән берсе. Монда «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе хезмәткәрләренең дә өлеше зур», - диде Миңнеханов котлау чыгышында.
Ул билгеләп үткәнчә, «Татнефть» структурасына керә торган «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе ел саен 3 миллион тоннадан артык «кара алтын» чыгарып, нәтиҗәле нефть табуны тәэмин итә, районны социаль яктан үстерү буенча гаять зур эш башкара һәм хәйрия проектларында актив катнаша. «Боларның барысы да Лениногорск халкының тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.