Уфада 164 татарстанлы WorldSkills Russia чемпионатында чыгыш ясаячак
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 22 августта Татарстан җыелма командасы Уфага «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) һөнәри осталык буенча IX Илкүләм чемпионатның финалына китәчәк.
«Уфада илкүләм беренчелектә Татарстанны 164 конкурсант тәкъдим итәчәк, Аларның 73е өлкәннәр, 54е яшүсмерләр категориясендә, шулай ук 127 эксперт-тренер катнашачак. Татарстан җыелма командасы бүләкле урыннар өчен 127 компетенциядә көч сынашачак», диелә «Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге» оешмасының матбугат хезмәте хәбәрендә.
25-29 августта Уфада «Яшь профессионаллар» IX Илкүләм чемпионатының финалы узачак. Бу Россиядә WorldSkills стандартлары буенча 16 яшьтән 25 яшькәчә урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм WorldSkills Russia Juniors юнәлеше вәкилләре — 16 яшькә кадәр укучылар арасында иң күләмле һөнәри осталык ярышлары.
Ярышлар 105 һөнәри компетенция һәм WorldSkills Russia Juniors юнәлеше буенча 51 компетенция буенча узачак. Алар җиде блокка бүленгән. Финалда 1800 конкурсант катнаша, шуларның 600дән артыгы — яшүсмер. Эксперт бергәлеген 2 меңгә якын кеше тәкъдим итәчәк. Чемпионатта шулай ук Азия-Тын океан төбәге һәм Бәйсез Дәүләтләр берлеге илләреннән конкурсантлар һәм экспертлар катнашачак.