World News in Tatar
Август
2021

Новости за 21.08.2021

Tatar-inform.tatar 

Хөснуллин шәхси фатирларны аренда торагының дәүләт системасына кертергә тәкъдим итте

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Хуҗалары арендага тапшыра торган фатирларны арендага торак дәүләт системасына җәлеп итәчәкләр. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин «Россия газетасына» интервьюсында сөйләгәнчә, хәзер киләсе җәйгә Россиядә аренда торагының бердәм мәгълүмати системасын булдыру өчен законлы-хокукый база әзерләнә. Вице-премьер сүзләренчә, җирле хакимият тарафыннан бу базадагы торак ташламалы аренданы субсидияләү өчен файдаланылырга мөмкин (шулай итеп, социаль наем өчен йорт төзү мәҗбүри түгел... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов көмәнле хатын-кызларның якыннарын коронавирустан прививка ясатырга өндәде

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көмәнле хатын-кызлар арасында коронавирус белән авыручылар артуын әйтте һәм аларның якыннарын булачак әниләрне сакларга һәм вакцинация узарга өндәде. «Бигрәк тә көмәнле хатын-кызларга игътибар бирергә кирәк. Алар да үзләрен сакларга тиеш. Табибка йөрүдән тыш, башка әйберләрне минимальләштерергә кирәк. Алар янәшәсендәге якын кешеләре вакцинация узарга тиеш», — диде Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә. Хәзерге этапта чир катлаулы уза... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллы янында хәрәкәт иткән машинага ут капкан һәм янып беткән

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке сәгать дүрт тирәсендә 101 сак хезмәтенә Тукай районында «Весна-1» бакчачылык ширкәте янында автомобиль януы турында хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, хәрәкәт иткән вакытта Lifan автомобиленә кинәт ут капкан. Ялкын машинаны бик тиз чорнап алган. Машина тулысынча янып беткән. Янгын 3 кв. метр мәйданга зыян салган. Имгәнүчеләр юк. Янгын автомобильнең механизмнары төзек булмау аркасында чыккан булырга мөмкин.

Tatar-inform.tatar 

Казан вузларында укучы иллеләп әфган студенты Әфганстанда тоткарланып калган

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Хакимиятне радикаллар басып алганнан соң, Казанның югары уку йортларында белем алучы иллегә якын әфган студенты Кабулдан китә алмый. Аэропорт ябылган. «Казанның төрле югары уку йортларында белем алучы әфган студентлары каникулга кайтып киткән булган. Шуннан бирле бер ел инде алар Татарстан башкаласына кайта алмый. Россия ягы аларга виза бирми. Шуңа бәйле рәвештә, аларның күбесен дистанцион укуга күчерделәр. Әфганстанда хәрби хәрәкәтләргә кадәр үк Интернетның... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Свердловскида татар туган якны өйрәнүчеләре форумын оештыру турында сөйләштеләр

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 20 августта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә VI Бөтенроссия татар туган якны өйрәнүчеләрнең форумы кысаларында конференция оештыру һәм үткәрү буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар исемлеген билгеләделәр, конференция программасын расладылар һәм башка оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу турыда өлкәнең Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. VI Бөтенроссия татар туган якны өйрәнүчеләренең форумы кысаларында... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Аграрная урамы участогын транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябачаклар

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 21-30 август көннәрендә Казанда Космонавтлар урамындагы 59нчы бина каршындагы Аграр урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чикләүләр су һәм газ белән тәэмин итү инженерлык челтәрләрен салу белән бәйле.  «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда бер айга Правда урамы буйлап йөрү чикләнгән.

Tatar-inform.tatar 

Уфада 164 татарстанлы WorldSkills Russia чемпионатында чыгыш ясаячак

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 22 августта Татарстан җыелма командасы Уфага «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) һөнәри осталык буенча IX Илкүләм чемпионатның финалына китәчәк. «Уфада илкүләм беренчелектә Татарстанны 164 конкурсант тәкъдим итәчәк, Аларның 73е өлкәннәр, 54е яшүсмерләр категориясендә, шулай ук 127 эксперт-тренер катнашачак. Татарстан җыелма командасы бүләкле урыннар өчен 127 компетенциядә көч сынашачак», диелә «Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге» оешмасының матбугат хезмәте хәбәрендә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөхәммәтшин Равил Әхмәтшинга «ТАССР ның 100 еллыгы» медален тапшырды

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйды. Равил Әхмәтшинга "Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» медален ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Татарстанның Мәдәният көннәре тәмамлануга багышланган тантаналы кичәдә тапшырды. Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Без заявления нурлатцы не смогут получить пенсионные накопления в качестве правопреемников

Клиентская служба (на правах отдела) Отделения Пенсионного фонда России по Республике Татарстан в Нурлатском районе напоминает о том, что выплата средств пенсионных накоплений умершего застрахованного лица носит заявительный характер, и первым шагом для получения этих средств является подача заявления о выплате СПН (далее – заявление).

Tatar-inform.tatar 

Кукмарада беренче сыйныф укучыларына портфель тапшырдылар

(Кукмара, 21 август, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмараның Комсомол мәйданында «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» республика хәйрия акциясе узды. Анда аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче 23 балага «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» республика акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Быел беренче сыйныфка барачак 197 балага әнә шундый ярдәм күрсәтелде.

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Татарстане завершился месячник охраны труда

Завершился месячник, объявленный в Татарстане в целях соблюдения охраны труда и требований безопасного производства работ в период проведения уборки урожая 2021 года.

Tatar-inform.tatar 

Азнакайда барлык татарстанлыларны «Чатыр-Батыр» бәйгесенә чакыралар

(Азнакай, 21 август, «Татар-информ», « Азнакай-информ »). 21 августта 10.00 сәгатьтә Татарстанның иң биек ноктасы урнашкан Азнакай районында «Чатыр-Батыр» ачык фестивале була. Бәйге «Парус» спорт-туристик базада узачак. Бәйге-бәйрәмне республика аграр яшьләр оешмасының Азнакай бүлеге оештыра. Фестивальдә 3 егет һәм 2 кыздан торган командалар катнаша. Җитезлекне, зирәклекне, көч-дәрманны сынаган 8 төрле ярышта иң-иңнәр һәм Чатыр батырлары билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә

Tatar-inform.tatar 

Алабугада күп балалы гаиләләр яши торган участокта юлны төзекләндерәләр

(Алабуга, 21 август, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабуганың Колосовка авылында урнашкан икенче массивта яшәүчеләр район башлыгына аларның кишәрлекләренә юлны төзекләндерүләрен сорап мөрәҗәгать итте. «Район башлыгына күп санлы үтенечләр, шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча Колосовка авылы микрорайонындагы күп балалы гаиләләр яши торган Шоссе урамына вак таш җәю турында карар кабул ителде. Эш республика программасы буенча бара, төзекләндерелә торган участокның озынлыгы − 1,3 километр», − ди җирлек башлыгы Галина Праздникова. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанның Туймазы районында этнофестиваль булды

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы районында Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта этнофестиваль узды. Эссе булуга карамастан, халык күп җыелган иде. «Осталар салават күпере» милли мәдәниятләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәләре, Туймазы районы территориясендә яшәүче халыкларның милли ашлары, халыклар күргәзмәсе, тарихи-мәдәни үзәкләр күргәзмәсе эшләде. Теләүчеләр башкорт тирмәсендә фотосессия үткәрә алды. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы сайтында хәбәр ителә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Омск өлкәсендә Асия Назырованың яңа китабын тәкъдим иттеләр

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Омск өлкәсендә Асия Назырованың «Деревня Тусказань — сибирская жемчужинка» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәне оештыруны «Ак калфак» оешмасы активистлары һәм «ИБИР» милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары М.Катыров әфәнде ярдәме белән Ф.Чумарова алып барды. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, күп еллар буена эзләнүләр алып барган битараф түгел кешеләр тырышлыгы белән бер-бер артлы өч китап бастырылып чыккан. Бүгенге көндә Омски өлкәсенең Большеречье районы карамагындагы Тусказан... Читать дальше...

Azatliq.org 

Ни өчен Татарстан укучылары укуны Мәскәүдә дәвам итүне сайлый?

Ни өчен Татарстанның акыллы егет-кызлары укуларын Мәскәүдә дәвам итүне сайлый? Казан белән Мәскәү мәктәпләре арасында аерма нәрсәдә? Бу хакта Казаннан укырга Мәскәүгә күчкән, Халыкара математика олимпиадасы җиңүчесе Айдар Ибраһимов белән сөйләштек.