Азнакайда барлык татарстанлыларны «Чатыр-Батыр» бәйгесенә чакыралар
(Азнакай, 21 август, «Татар-информ», « Азнакай-информ »). 21 августта 10.00 сәгатьтә Татарстанның иң биек ноктасы урнашкан Азнакай районында «Чатыр-Батыр» ачык фестивале була. Бәйге «Парус» спорт-туристик базада узачак. Бәйге-бәйрәмне республика аграр яшьләр оешмасының Азнакай бүлеге оештыра. Фестивальдә 3 егет һәм 2 кыздан торган командалар катнаша. Җитезлекне, зирәклекне, көч-дәрманны сынаган 8 төрле ярышта иң-иңнәр һәм Чатыр батырлары билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә