World News in Tatar

Хөснуллин шәхси фатирларны аренда торагының дәүләт системасына кертергә тәкъдим итте

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Хуҗалары арендага тапшыра торган фатирларны арендага торак дәүләт системасына җәлеп итәчәкләр. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин «Россия газетасына» интервьюсында сөйләгәнчә, хәзер киләсе җәйгә Россиядә аренда торагының бердәм мәгълүмати системасын булдыру өчен законлы-хокукый база әзерләнә. Вице-премьер сүзләренчә, җирле хакимият тарафыннан бу базадагы торак ташламалы аренданы субсидияләү өчен файдаланылырга мөмкин (шулай итеп, социаль наем өчен йорт төзү мәҗбүри түгел, шәхси фатирлар арендасын субсидияләргә мөмкин).

Читайте на сайте