Чаллы янында хәрәкәт иткән машинага ут капкан һәм янып беткән
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке сәгать дүрт тирәсендә 101 сак хезмәтенә Тукай районында «Весна-1» бакчачылык ширкәте янында автомобиль януы турында хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, хәрәкәт иткән вакытта Lifan автомобиленә кинәт ут капкан. Ялкын машинаны бик тиз чорнап алган. Машина тулысынча янып беткән. Янгын 3 кв. метр мәйданга зыян салган. Имгәнүчеләр юк. Янгын автомобильнең механизмнары төзек булмау аркасында чыккан булырга мөмкин.