World News in Tatar

Самараның Балыклы авылында татарча ретро-концерт узды

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы районы Балыклы авылы мәдәният йортында «Кышкы романс» дип аталган ретро-концерт булып узды. Бу хакта «Самара татарлары» яза.

Әлеге проектның авторы — Балыклы авылы мәдәният йорты мөдире Линар Сәгыйть улы Габсаттаров.

Концертта Балыклының һәм Камышлы районының үзешчән артистлары катнашты. Алар тамашачыларны моңлы җырлары, күңелле биюләре һәм мәзәкләре белән сөендерде, диелгән хәбәрдә.

Читайте на сайте