World News in Tatar
Январь
2022

Новости за 21.01.2022

Tatar-inform.tatar 

Апаста маркетплейста эшләү буенча укулар оештырдылар

(Апас, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Апастово-информ» , Ландыш Гайнуллина). Ак Барс Банк Татарстанның электрон сәүдә үзәге белән берлектә район эшмәкәрләре өчен тематик бизнес-очрашу үткәрде. «Бизнес очрашу эшмәкәрләрне электрон сәүдә базарының мөмкинлекләре белән таныштыруга багышланды. Бу уңайдан кече һәм урта бизнес вәкилләренә маркетплейс турында гомуми аңлатма бирү, республиканың икътисад үсеше өчен Е-коммерс өлкәсенең уңышлы булуын җиткерү, эшмәкәрлектә маркетплейс мәйданчыгыннан файдалану үзенчәлекләре белән таныштыру ... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Медикларга түләр өчен Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды 17 миллиард сум бирә

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хаклары түләр өчен Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды бюджетыннан 17 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия Федерациясенең Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналы. Премьер-министр әйтүенчә, коронавирус пандемиясенең һөҗүменә карамастан, мөһим кадрлар мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә. «Быел безнең медицина... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тукай әдәби музеенда «Музейда музыка» әдәби-музыкаль кичәләр циклы башланды

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда «Музейда музыка» циклыннан әдәби-музыкаль кичә узды. Муса Җәлил премиясе лауреаты, скрипкачы Динә Закирова сүзләренчә, әдәби-музыкаль кичәләрдә киләчәктә балаларны да, эстрада артистларын да җәлеп итәчәкләр. «Проектта иҗатташ дусларыбыз белән зур булмаган тамаша оештырасыбыз килде. Европада зур форматлы концертлар күптәннән юк, сәгать ярымлы кичәләр популярлашты. Ул тамашачыны ялыктырмый. Артык та булмасын... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Самараның Балыклы авылында татарча ретро-концерт узды

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы районы Балыклы авылы мәдәният йортында «Кышкы романс» дип аталган ретро-концерт булып узды. Бу хакта «Самара татарлары» яза. Әлеге проектның авторы — Балыклы авылы мәдәният йорты мөдире Линар Сәгыйть улы Габсаттаров. Концертта Балыклының һәм Камышлы районының үзешчән артистлары катнашты. Алар тамашачыларны моңлы җырлары, күңелле биюләре һәм мәзәкләре белән сөендерде, диелгән хәбәрдә.

Tatar-inform.tatar 

Мишустин Хөкүмәтне һәм федераль министрлыкларны дистанцион эшләүгә күчерергә кушты

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең премьер-министры Михаил Мишустин илебезнең Хөкүмәтен һәм федераль хакимият органнарын эш һәм киңәшмәләр уздыруның дистанцион форматына күчерергә кушты. Бу хакта Хөкүмәтнең рәсми Telegram-каналы хәбәр итә. Аерым алганда, 21 гыйнвардан вице-премьерлар, Хөкүмәт Аппараты һәм шулай ук федераль министрлыклар һәм ведомстволар, аларның территориаль бүлекчәләре һәм ведомство карамагындагы оешмаларның киңәшмәләре мөмкин булганча дистанцион форматта уздырылырга тиеш. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кудрин Татарстанны Идел буе регионнарының агломерацияләр үзәге итү тәкъдимен әйтте

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россиягә дөнья тәртибенә Мәскәү белән тигез йогынты ясарга сәләтле берничә эре региональ агломерация кирәк. Татарстан шуларның берсенең үзәге була ала. Россия Федерациясенең Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин «Татарстан Республикасы агломерацияләренең социаль-икътисади үсеше проблемалары һәм перспективалары» дип аталган стратегик сессиядә шундый фикер белдерде. «Үзенең эффективлыгына, энергиялелегенә, максатчанлыгына карамастан, Татарстанның үзенең генә көче җитеп бетми. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин хәрбиләрнең пенсиясенә дә индексация ясарга тәкъдим итте

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елда пенсиядәге гади гражданнарның гына түгел, ә пенсиягә чыккан хәрбиләрнең һәм хокук саклаучыларның да пенсияләрен 8,6 процентка индексацияләү мөһим. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең Куркынычсызлык советы әгъзалары белән киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Дәүләт башлыгы 1 гыйнвардан пенсия түләүләрен инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләү турындагы закон проектын Дәүләт Думасының беренче укылышта хуплавын әйтте. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Россиянең спорт министры Олег Матыцин белән очрашты

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Хөкүмәт Йортында Россиянең спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика башлыгы һәм Россиянең спорт министры Казанда узачак халыкара спорт чараларын уздыру һәм аларга әзерлеккә кагылышлы мәсьәләләр һәм шулай ук Татарстанда массачыл спортны үстерүдә алга таба ясаласы адымнар турында фикер алышты. Алар шулай ук Россиянең... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Кудрин белән Россия регионнарын финанслау мәсьәләсе турында фикер алышты

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Россия Федерациясенең Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин белән очрашты. Ул эш сәфәре белән Казанга килгән иде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Яклар Россия регионнарының икътисадын үстерү һәм Федерация субъектларын финанслау мәсьәләләре турында сөйләште. Алар Татарстанның икътисади үсеш нокталары, аның агломерацияләре үсеше темаларына да кагылды. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Җәббаров: Татарстанда быел яңа 35 терлекчелек фермасы кулланышка кертелә

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел 30 мең баш сыерга исәпләнгән 35 терлекчелек фермасы кулланышка кертелә. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзорның ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында хәбәр итте.  Бу комплекслар өчен Россиянең башка өлкәләре һәм чит илләрдән нәселле таналар сатып алу планлаштырыла. Министр былтыр 15 мең баш терлеккә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Быел Татарстанда 3 млн квадрат метр торак тапшырырга планлаштырыла

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). 2022 елда Татарстан, фатирларга бәяләр артуга һәм ипотека кредитлары ставкалары күтәрелүгә карамастан, 3 млн квадрат метрдан да ким булмаган торак төзеп тапшырырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте. «Соңгы елларда без иҗтимагый пространстволар буенча актив эшлибез, өченче ел инде бер меңнән артык күп фатирлы йортларның ишегалларын безнең стандартларга туры китерәбез. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнехановка Татарстандагы җир резервларының фаразлаганнан тизрәк бетүен җиткерделәр

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президентына республиканың шәһәр һәм районнарында җир резервларының фаразлаганнан тизрәк бетүе турында белдерделәр. Татарстанның күпчелек шәһәр һәм районнары территорияләрне үстерү өчен җир участоклары җитмәү проблемасы белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы утырышта әйтте. «Көн кадагындагы тагын бер мәсьәлә ... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ирада Әюпова: Туфан ага соңгы чыгышында алдыбызга куйган бурычларның барысы да үтәлде

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ирада Әюпова бүген Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышында Туфан аганың соңгы чыгышында алга куелган бурычларның барысы да үтәлүен әйтте. «Минем хәтеремдә калганча, Туфан ага Миңнуллин Дәүләт Советы сессиясендә ясаган соңгы чыгышында өч проблеманы күрсәткән иде — Милли китапханәгә, Чаллы дәүләт театрына һәм Түбән Кама дәүләт театрына яңа бина кирәклеге. Болар барысы да үтәлде», — диде ул үз чыгышында. Ирада Әюпова әлеге... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Минтимер Шәймиевкә Россия Спорт министрлыгының югары бүләген тапшырдылар

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Россиянең спорт министры Олег Матыцин очрашты. Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Олег Матыцин Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Россия Федерациясе Спорт министрлыгының югары бүләген — «Физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен» мактау билгесен тапшырды. «Сез безнең укытучыбыз һәм остазыбыз. Сез спорт өлкәсендә бик күп яхшы кадрлар... Читать дальше...

Azatliq.org 

Киров өлкәсенең 6нчы колониясендәге җәфалаулар турында сөйләгән тоткын Марсель Әмиров кабат ачлык тота башлаган

Марсель Әмиров ачлык игълан иткән Ул үзенә канунсыз бирелгән дисциплинар җәзаларны гамәлдән чыгаруны, табиб бирүне һәм үзе теркәлгән урындагы – Ульян өлкәсендәге төзәтү колониясенә күчерүләрен таләп итә.

Tatar-inform.tatar 

Камил Сәмигуллин: Җәмигъ мәчете яңа символ булырга тиеш

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Төзелеше актив рәвештә тикшерелүче Казандагы җәмигъ мәчете рухи-мәгърифәтчелек үзәге, яңа символ, башкалабызда үзенә тартып тора торган яңа урын булырга тиеш, дип саный Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда әйтте. «Бәлки Казанда мәчетләр күптер дә, һәм алар якында гына урнашканнардыр да, бигрәк тә Иске татар бистәсендә. Ләкин бүген дин кардәшләрнең бер мәйданда җыела алуына... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Песков: Путин беркайчан да ковид белән авырмады

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия җитәкчесенең матбугат секретаре Дмитрий Песков Владимир Путинның ковид белән авырганы булмавын әйтте. Пандемия башланганнан бирле Россия Президенты Владимир Путин бер тапкыр да Covid-19 йоктырмаган. Бу хакта Россия җитәкчесенең матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС. Шул ук вакытта Песков Президент «үзен яхшы хис итә, эш кәефендә, эшли», — ди. 2021 елның язында Путин ике компонентлы «Спутник V» прививкасы кадаткан. Ноябрь аенда... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Төркиядә Садри Максудиның «шәкерт-остаз» мөнәсәбәтләре турында мәкалә басылды

(Истанбул, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Гази университеты галиме, язучы Искәндәр Өксүз татар –төрек сәясәтчесе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди хакында мәкалә язган. Ул милләттәшебезне «шәкерт-остаз» мөнәсәбәтләре эчендә анализлаган.  Искәндәр Өксүзнең күләмле мәкаләсе төрки дәүләтләр һәм тугандаш халыклар дуслыгы, туганлыгы һәм хезмәттәшлек фондының матбугат органы — «Дәнгә» журналының соңгы санында һәм милли стратегия тикшеренүләр советының «Милли фикер» электрон басмасында дөнья күрде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Шәһри Чаллы кичләре» дип аталган яңа газета һәр жомга саен чыгачак

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда яңа газета — «Шәһри Чаллы кичләре» басмасы һәр жомга чыгачак. Монда тормыш мизгелләре, гыйбрәтле хәлләр, язмышлар, кызыклы әңгәмәләр урын алачак. «Безнең халыкчан газета ясыйсыбыз килде. Халыкка кызыклы һәм файдалы газета чыгару турында коллектив белән күптән уйландык, укучыларыбызның теләк-тәкъдимнәрен ңентекләп өйрәндек. Хәтта газетага исемне дә бергәләшеп сайладык. „Тормыш мизгелләре“, „Язмышлар ярында“ дигән исемнәр арасыннан „Шәһри Чаллы кичләре“ нә тавыш бирүчеләр күбрәк булды»... Читать дальше...