Бөгелмәдә яшәүче ир-ат сукбайны үлгәнче кыйнаган һәм тәрәзәсеннән тотып аткан
Бөгелмәнең Гоголь урамындагы бер йорт янында 52 яшьлек сукбайның мәете табыла. Җинаять кылуда шикләнелеп, 26 яшьлек кеше тоткарлана. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда сөйләде.
Тикшерү фаразлаганча, җинаятьтә шикләнелүче кеше дуслары һәм 52 яшьлек сукбай белән бергә кәеф-сафа корып утырган. Күпмедер вакыттан соң, сукбайның азык-төлек урлавында шикләнеп, 26 яшьлек егет һәм 52 яшьлек ир-атлар арасында низаг чыга. Егет сукбайны кыйный һәм калдырып китә. Соңрак аның үлгән булуы ачыклана. Шул чакта җинаятьтә гаепләнүче мәетне фатир тәрәзәсеннән тотып ата.
Җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчегә хөкем карары чыгарылганчы аның хокукларын чикләү чарасы якын арада сайланачак.