World News in Tatar
Май
2022

Новости за 11.05.2022

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада «Софиум» олимпиадасы призерларына һәм катнашучыларына бүләкләр тапшырылды

Бүген Совет Йортында «Софиум» сайлау хокукы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары һәм катнашучылары булган Түбән Кама укучыларын тантаналы кабул итү булды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләргә 10,5 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә иминият түләүләренә өстәмә рәвештә 5,5 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде. Ил хөкүмәтенең Telegram-каналы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия мәктәпләрендә тарихка багышланган кинодәресләр кертеләчәк

Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы киләсе елдан мәктәпләрдә тарих багышланган кинодәресләр кертә. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов шул хакта белдерде. Бу турыда РИА Новости яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин санкцияләр шартларында талантлы балаларга ярдәм күрсәтергә чакырды

Талантлы яшьләргә ярдәм итәргә кирәк, бигрәк тә Россиягә каршы спортта һәм мәдәният өлкәсендә кертелгән санкцияләр шартларында. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Сочидагы «Сириус» мәгариф үзәгендә «Талант һәм уңыш» фондының Попечительләр советы утырышында белдерде, дип яза «Российская газета».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Президент: Казан каймасы һәм Сура оборона чиген төзүчеләрне белергә, хәтерләргә тиешбез

Татарстан һәм Чувашия республикаларында Бөек Ватан сугышы елларында Казан каймасы һәм Сура оборона чиген төзүчеләрнең хезмәт батырлыгына багышланган патриотик марафоны узды.

Tatar-inform.tatar 

Мурашко коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килү куркынычы турында кисәтте

Коронавирус мутацияләнә, «дельта» һәм «омикрон» кебек штаммнар инфекция белән көрәшү өчен яңа чакырулар тудыра, дип белдерде сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Бу турыда ул БРИКС илләренең сәламәтлек саклау министрларының XII очрашуында чыгыш ясаганда әйтте. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Ибн Фадлан» документаль нәфис фильмының трейлеры тәкъдим ителде

Бүген ТР министрлар кабинетында Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны бәйрәм итүгә багышланган брифингта «Ибн Фадлан» документаль нәфис фильмының трейлеры тәкъдим ителде. Трейлерны ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов тәкъдим итте, дип хәбәр итә нәзарәт сайты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев белән очрашты. Әңгәмә барышында ул ике күрше республиканың хезмәттәшлеген үстерү белән кызыксынуын белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Кырымда активист Ирина Даниловичны урлаганнан соң тикшерү изоляторына япканнар

Ирина Данилович шәфкать туташы булып эшләгән һәм социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен, шулай ук берничә блогер баганасы алып барган, алар аннексияләнгән ярымутраудагы медицина хезмәткәрләренең хокукларына һәм сәламәтлек саклау проблемнарына багышлана.

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмәдә яшәүче ир-ат сукбайны үлгәнче кыйнаган һәм тәрәзәсеннән тотып аткан

Бөгелмәнең Гоголь урамындагы бер йорт янында 52 яшьлек сукбайның мәете табыла. Җинаять кылуда шикләнелеп, 26 яшьлек кеше тоткарлана. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия төбәкләре еллык 0,1 процентлы бюджет кредитлары ала алачак

Россия төбәкләре, базар бурычларын түләү өчен, еллык 0,1 процент ставка белән бюджет кредитлары ала алачак. Бу хакта Хөкүмәт утырышы барышында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» татар халык җырын чыгарды

Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкарыунда «Эх, алмагачлары!» видео-клибы дөнья күрде. Аны җырчы балалар татар эстрадасының якты йолдызы – Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Алтын барс» («Татар җыры») премиясе һәм «TMTV» премияләре иясе Данир Сабиров белән берлектә башкаралар.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

19-21 май кичләрендә Казан Кремле диварында яктылык инсталляциясе күрсәтеләчәк

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан 19, 20 һәм 21 май кичләрендә Казан Кремле диварында яктылык инсталляциясе күрсәтеләчәк.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Нурлате установлена попытка похитить деньги с банковской карты

На днях в Нурлате в период времени с 12.30 по 18.36 неустановленное лицо пыталось через мобильное приложение похитить деньги в размере 12 998 рублей с банковской карты гр. А. 1961 года рождения.

Tatar-inform.tatar 

Казанда хатын-кыз кредитын түләр өчен банктан 1,8 млн алып мошенникка күчергән

Казанда яшәүче 28 яшьлек хатын-кыз, мошенниклардан зыян күрүе турында хәбәр итеп, полициягә мөрәҗәгать иткән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә әлеге җинаять эше турында сөйләделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мурашко: Коронавирус бездән тулысынча китмәде

Бүген коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимесә дә, ул бездән тулысынча китмәде. Хәзерге вакытта Россиядә 100 меңнән артык кеше ковид белән авырый, дип белдерде РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.  

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Атна ахырына кадәр Казанда яңгырлы һава торышы сакланачак

Атна ахырына кадәр Казанда яңгырлы һава торышы булачак.

Иртәгә, 12 нче майда, төнлә 2-7 градус җылы, көндез +11...+16 градус булачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак. 

13 һәм 14 майда Татарстанда яңгырлы булачак, бу төньяк циклонның фронталь өлешләре йогынтысы белән бәйле. Төнлә һаваның минималь температурасы +5...+10 градус, көндез 13 майда 12-17 градус җылы тәшкил итәчәк. 14 майда көндез термометр баганалары +19 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Читать дальше...