World News in Tatar

Казанда Себер тракты транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла

Казанда Себер тракты транспорт хәрәкәте өчен бер айга диярлек ябыла. Вакытлыча уңайсызлыклар «Компрессор» транспорт-күчеп утыру узелы бинасы янындагы территориягә коммуникацияләр үткәрү һәм ремонт ясау белән бәйле.

Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында сөйләүләренчә, 23 майдан 6 июньгә кадәр автомобильләр хәрәкәте өчен «Хәлитов урамы» тукталышы янында светофордан соң уң як полоса ябылачак.

9-15 июньдә чикләү режимы «Компрессор» транспорт-күчеп утыру узелы бинасы янындагы автоюлның уң полосасы өчен гамәлдә булачак.

Читайте на сайте