World News in Tatar
Май
2022

Новости за 21.05.2022

Tatar-inform.tatar 

Аксубай музеенда татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанга багышланган китап тәкъдим ителде

Халыкара музейлар көнендә Аксубайның Хәсән Туфан музей-йортында сәнгать әһелләренең дустанә очрашуы узды. Чарада биредә туып-үскән күренекле шагыйрь, татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанга багышланган китап тәкъдим ителде. Басманың авторы – татар халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова.  Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗедә Наилә Харисованың «Үтте инде» әсәренә презентация булды

Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясендә хөрмәтле ветеран укытучы Наилә Ясави кызы Харисованың «Үтте инде» әсәренә презентация узды. Әлеге әсәр Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе игълан иткән ябык әдәби бәйгесенең «Проза. Повесть» номинациясендә җиңү яулады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Себер тракты транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла

Казанда Себер тракты транспорт хәрәкәте өчен бер айга диярлек ябыла. Вакытлыча уңайсызлыклар «Компрессор» транспорт-күчеп утыру узелы бинасы янындагы территориягә коммуникацияләр үткәрү һәм ремонт ясау белән бәйле.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ольга Павлова һәм Алексей Немов Казанда чемпионнар аллеясында беренче агачларны утыртты

Бүген Казанның «Фестиваль» бульварында чемпионнар аллеясына нигез салдылар. Экологик акция вакытында анда гимнастика буенча олимпия чемпионы Алексей Немов һәм РФ атказанган тренеры, «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» һәм «Чикләрсез спорт» федераль проектлары координаторы Ольга Павлова командасы сигез тал утырткан. Мондый акцияләр Казанга килгән танылган спортчылар өчен традициягә әйләнер дип планлаштырыла.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның күрше төбәгендә май аенда яуган карны видеога төшергәннәр

Социаль челтәрләрдә Башкортстанда төшерелгән видео чыкты.

Видео авторы сүзләренчә, май уртасында яуган кар республиканың Белорецк районында төшерелгән.

Видеода торак пунктта кар яуганы күренә, әйләнә-тирәдә ап-ак кар ята. Автор мондый буранның кышын да булмавын әйтә.

Tatar-inform.tatar 

Казан үзәгендә автомобиль мотоузыш тамашачысын таптаткан

Бүген иртән Казанның Үзәк стадионы янында Меңъеллык мәйданында юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, Pontiac автомобиле мотоузыш карарга килгән ир-атны таптаткан.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Шахматист из Нурлатского дома-интерната для престарелых стал призером республиканского турнира 

Анатолий Никитин и Ренат Юлдашев приняли участие в VI Республиканском турнире по шахматам и шашкам среди получателей социальных услуг, которые проживают в домах-интернатах для престарелых и инвалидов.

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

"Нурлат-информ" организовал поездку на праздник «Изге Болгар жыены» для подписчиков

Сегодня, 21 мая, "Нурлат-информ" организовал для победителей подписной акции среди альтернативных подписчиков поездку на праздник «Изге Болгар жыены» в Болгары.

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көнне бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Читать дальше...