World News in Tatar

Миңнеханов «Технодинамика» генераль директоры белән уртак проектлар турында сөйләште

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүгә килде. Ул «Технодинамика» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Игорь Насенков белән очрашты.

Алар уртак проектлар турында фикер алышты, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте. Шулай ук авиация сәнәгате өлкәсендәге хезмәттәшлек турында да фикерләштеләр.

«Технодинамика» Россиядә һава суднолары өчен җиһазлар, шул исәптән шассилар, ягулык системалары һәм очыш белән идарә итү системалары уйлап табуда һәм җитештерүдә әйдәп бара торган оешма буларак билгеле.

Читайте на сайте