World News in Tatar
Июнь
2022

Новости за 06.06.2022

Tatar-inform.tatar 

«Күңел» радиосы Татарстан буйлап музыкаль сәфәргә чыга

«Күңел» радиосы республика шәһәр-районнарына музыкаль сәфәргә чыга. Сәяхәтнең максаты – районнардагы радиотыңлаучылар белән якыннан танышу, аралашу. Беренче сәфәр Арча районыннан башлана. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы хәбәр итә. 

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кариев театры Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» спектаклен тәкъдим итә

​15-16 июнь көннәрендә 18:30 сәгатьтә Г.Кариев театры Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» спектакле премьерасын тәкъдим итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Пенсия һәм иминият фондлары берләшкәч, аларның офислары хастаханәләр итеп үзгәртеләчәк

Россия Пенсия фондын һәм Социаль иминият фондын берләштергәннән соң бушаган биналарны стационарлар яки медик-социаль экспертиза бюролары итеп үзгәртәчәкләр. Бу хакта фракция утырышында вице-премьер Татьяна Голикова әйтте, дип яза Мәгълүмати сәясәт буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Хинштейн үзенең Телеграм каналында язды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда ике көнлек Сабантуй салют һәм Гүзәл Уразова концерты белән төгәлләнәчәк

Быел Чаллыда Сабантуе 17 һәм 18 июньдә була. Язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган бәйрәмдә булачак чаралар турында Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов «Технодинамика» генераль директоры белән уртак проектлар турында сөйләште

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүгә килде. Ул «Технодинамика» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Игорь Насенков белән очрашты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Сәламәтлек саклау министрлыгы, нәзарәт һәм митрополия хезмәттәшлек итәчәк

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында Генераль килешү имзаланды. Документка ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, шулай ук епархиаль архиерей, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий кул куйды. 

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиянең барлык югары уку йортлары Болонья процессыннан чыгарылды

Россиядәге югары уку йортлары Болонья процессында башка катнашмый. Бу хакта Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча Федерация советы комитетының киңәйтелгән утырышында фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» Микунь шәһәренә Старчикова карикатуралары күргәзмәсен бүләк итте

Коми Республикасының Микунь шәһәре Мәдәният йортында совет карикатурасы классигы, Россиянең атказанган рәссамы, «Чаян» журналының баш рәссамы Борис Старчикованың күргәзмәсе ачылды. Ул сатирик графика остасының йөз еллык юбилеена багышлана.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

ДРКБ травматологы: Имгәнү ихтималын белә торып, ата-ана баласын батут үзәгендә калдыра

Республика балалар клиник хастаханәсе травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов батутларның балалар сәламәтлеге өчен зыянын искәртте. «Имгәнү ихтималын белә торып, ата-ана баласын батут үзәгендә калдыра», - диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Табиблар Камилә Вәлиева организмында табылган допингның файдасыз булуын ачыклаган

Россия табиблары төркеме фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның допинг-үрнәгендә табылган матдәнең йогынтысын өйрәнгән. Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) әлеге триметазидин матдәсен тыйган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Арчада Тукай исемендәге рухи-агарту үзәге ачылачак

Узган ял көннәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Арча мөхтәсибәтендә булды. Сәфәр кысаларында ул Татарстанда иң зур мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышты һәм Арча шәһәренең Үзәк мәчете каршында төзелгән яңа объектны – Габдулла Тукай исемендәге рухи-агарту үзәген карады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ярты ел эчендә коронавирус очракларының минималь саны ачыкланды

Татарстанда агымдагы елның 13 гыйнварыннан башлап коронавирусның минималь саны теркәлде. Узган тәүлектә 108 очрак ачыкланган (анна алда 110 очрак булган иде). Бу хакта стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...