World News in Tatar

«Чаллыводоканал» уздырган Сабантуйда баш батыр Фәнил Каюмов булды

«Чаллыводоканал» оешмасы шәһәрдәге предприятиеләр арасында беренче булып Сабантуе уздырды. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза. 

Бәйрәм кунакларын милли кием кигән кызлар чәкчәк белән каршы алды. Бәйрәмгә җыелган кунакларны «Чаллыводоканал» оешмасы генераль директоры Владислав Гаврилов һәм оешманың элекке генераль директоры, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Уел Хөсәенов сәламләде.

Тамашачылар алдында «Болгар» бию ансамбле, «Мизгел» вокаль ансамбле чыгыш ясады. Сабантуйда катнашучылар көянтә асып йөгерү, гер күтәрү, күз бәйләп чүлмәк вату ярышларында катнашты.

Бәйрәмнең кульминациясе – көрәш булды. «Чаллыводоканал» Сабантуенда Үзәк диспетчер хезмәте сменасы җитәкчесе Фәнил Каюмов баш батыр булып калды.

Читайте на сайте