World News in Tatar

Татарстанда Сәламәтлек саклау министрлыгы, нәзарәт һәм митрополия хезмәттәшлек итәчәк

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында Генераль килешү имзаланды. Документка ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, шулай ук епархиаль архиерей, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий кул куйды. 

Яклар медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендәге хезмәтләрне үстерү; халыкның белемен арттыру; социаль ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышлык итү; өйдә һәм стационарда авыруларны карау; шәфкать туташларын әзерләүдә катнашу; хәйриячелек һәм шәфкатьлелек өлкәсендә хезмәттәшлек итү; Епархия һәм Нәзарәтнең тернәкләндерү үзәкләре базасында исерткеч эчемлекләр һәм наркотикларга бәйлелеге булган кешеләргә ярдәм күрсәтү кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек итәчәк. 

Җитәкчеләр килешү шартларын гамәлгә ашыру вариантлары турында фикер алышты, уртак инициативалар буенча үз тәкъдимнәрен әйтте, дип яза ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Килешүгә кул куйганнан соң, министр Марат Садыйков кунакларны кыскача гына Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсе казанышлары, планнары белән таныштырды, шулай ук министрлык бинасы буенча экскурсия үткәрде.

Җитәкчеләр бөек татар шагыйре Габдулла Тукай гомеренең соңгы көннәрен үткәргән истәлекле бүлмәгә аерым игътибар бирде. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасы тарихи санала. Анда үз вакытында Григорий Клячкин клиникасы урнашкан һәм Габдулла Тукай чахоткадан дәваланган.

Читайте на сайте