World News in Tatar

Мишустин: Татарстанда уңышны бәяләү өчен ясалма интеллект кулланачаклар

Уңышка төгәл бәя бирү өчен, ясалма интеллект кертеләчәк төбәкләр арасында Татарстан пилот төбәк булачак, дип белдерде Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин.

«Уңышка бәя бирүнең төгәллеген арттыру өчен, быел ук 8 төбәктә ясалма интеллект технологияләрен кертү планлаштырыла. Бу Воронеж, Курск, Брянск, Тула, Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәләре, шулай ук Пермь крае һәм Татарстан», – диде Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә.

Югары технологияләр куллану экспериментының беренче этабында авыл хуҗалыгы культураларының төп 7 төре: сабан һәм көзге бодай, көнбагыш, кукуруз, шикәр чөгендере, карабодай һәм бәрәңге сыйфаты бәяләнәчәк, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинетының Телеграм каналында.

Мишустин сүзләренчә, агро-сәнәгать комплексының федераль милек реестры да эшли башлаячак.

«Хуҗалык дәфтәрләрендәге язулар цифрлаштырылачак. Аларның күбесе узган гасырның 30 нчы елларыннан ук алып барыла һәм бары тик кәгазь вариантта гына саклана. Бу җитештерелә торган продукциянең бердәм мәгълүмати системасын җыярга ярдәм итәчәк», - диде Премьер-министр.

Әлеге эш нәтиҗәсендә, азык-төлек иминлеген фаразлау һәм дәүләт мониторингы системасы төгәлрәк булачак, дип өстәде Михаил Мишустин.

Читайте на сайте