«Күңел» радиосы Татарстан буйлап музыкаль сәфәргә чыга
«Күңел» радиосы республика шәһәр-районнарына музыкаль сәфәргә чыга. Сәяхәтнең максаты – районнардагы радиотыңлаучылар белән якыннан танышу, аралашу. Беренче сәфәр Арча районыннан башлана. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы хәбәр итә.
Концертта эстраданың популяр артистлары – Зәринә Хәсәншина, Наил Әнәсов, Инсаф Мәрданов, ИлГәрәй, Ләйсән Гыймаева һәм радио алып баручылары катнашачак. «Күнел» радиосыннан истәлекле бүләкләр, яраткан алып баручылар һәм артистлар белән фотога төшү булачак.
Концерт 9 июнь 18:00дә Арча районы стадионында була, диелә хәбәрдә.