World News in Tatar

Казанда көчле җил аркасында юлдан барган машина өстенә агач ауган

Казанда көчле җил аркасында ике агач ауган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Башкаланың Габишев урамында юлдан барган Mitsubishi автомобиле өстенә агач ава. Шофер машина салонында бикләнеп кала. Урынга килгән коткаручылар агачны кисеп, ир-атка машинадан чыгарга булышкан. Ир-атка табиблар ярдәме кирәк булмаган.

Моннан тыш, көчле җил аркасында Бөгелмәдә агач ауган.

Читайте на сайте