Миңнеханов Коры җир гаскәрләренең Баш җитәкчесе урынбасары Матовников белән очрашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре Баш җитәкчесе урынбасары, Россия Герое Александр Матовников белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Очрашуда хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре турында фикер алыштылар», – диелә хәбәрдә.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.
Александр Матовников Россия Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре Баш җитәкчесе урынбасары вазифасына 2021 елда билгеләнде.