World News in Tatar
Июнь
2022

Новости за 21.06.2022

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

22нче июнь – якташыбыз, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Диндаров өчен икеләтә истәлекле көн

Төгәл 19 ел элек сугыш башланган көндә әнисе Гыйззелбәнат Нуруллина якты дөньядан китеп бара. Быелгы хәтер һәм матәм көнендә аңа 104 яшь тулган булыр иде. Туган авылы Бикколда Илдус ага әти-әнисе һәм туганнары турында истәлекләрне яңартты.

Tatar-inform.tatar 

Азәрбайҗанның татар җәмәгатьчелеге Сабантуйны милли җырлар һәм биюләр белән билгеләп үтте

Азәрбайҗанның төньяк-көнчыгышында Сабантуй - кыр эшләре тәмамлану бәйрәмен билгеләп үтте. Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре милли җырлар һәм биюләр башкарды һәм тантанада катнашучыларны традицион ризыклар белән сыйлады.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Башкортстанда экология активистлары  Русия думасының яңа канунына төзәтмәләр белән килешмәүчеләрдән ярдәм сорый

“Стәрлетамак, сула” хәрәкәте активистлары фикеренчә, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү һәм экологик экспертиза уздыруны камилләштерүгә кагылышлы канун өлгесен хәзерге хәлендә кабул итсәләр, бу кешеләрнең мөһим экологик карарлар кабул итүдә катнашуына комачаулаячак.

Tatar-inform.tatar 

Шамил мәчетендә язучы Гадел Кутуй рухына багышлап Корбан ашы уздырганнар

Казанның Шамил мәчетендә язучы Гадел Кутуй рухына багышлап Корбан ашы уздырылган. Чарада язучылар да катнашкан. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Azatliq.org 

"Балаларга татарча мохит кирәк". Әни кеше татарча балалар радиосы оештырган

Балалар өчен татарча сыйфатлы һәм заманча контент барлыкка килә башлады, ләкин ул әле җитәрлек түгел, дип саный "САФ" балалар радиосын оештырган Алсу Галимова. Ул үзе ихтыяҗны канәгатьләндерер өчен балаларга радио оештырырга булган. Аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Коры җир гаскәрләренең Баш җитәкчесе урынбасары Матовников белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре Баш җитәкчесе урынбасары, Россия Герое Александр Матовников белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан вакцина ясау буенча тәкъдимнәрне үзгәртте

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы назаль (борынга сала торган) вакцинаны коронавирустан саклану чараларының вакытлыча исемлегенә кертте. Бу хакта ведомствоның сайтында хәбәр ителә. «Российская газета» шул турыда яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кабан күле яр буенда казанлыларны бушлай чечетка биергә өйрәтәчәкләр

23 июнь көнне Кабан күле яр буенда Казан халкын чечетка биергә өйрәтәчәкләр. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында ритмик бию нигезләре буенча татар телендә дәрес узачак.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

22 июньдә Россия күләмендә «Бер минутлык тынлык» акциясе узачак

Иртәгә Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә бөтен ил буенча бер минутлык тынлык игълан ителәчәк. 60 секунд эчендә Мәскәүдә һәм төбәкләрдә ТВ һәм радио тапшырулары, шулай ук гадәти эшчәнлек туктатыла.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Омск өлкәсендә яңа мәчет ачылды

18 июньдә Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең эчке эшләр департаментының дини оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Альберт хәзрәт Азизов Омск өлкәсенең Седельниково районы Юрто-Уйск авылында мәчет ачу тантанасында катнашты. Бирегә ул Омск өлкәсе мөселманнарының Үзәкләштерелгән дини оешмасы Диния нәзарәте рәисе Радик хәзрәт Әхмәтов чакыруы буенча барды. Тиздән мәчеткә 400 яшь тула, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда тагын 66 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 66 очрагы ачыкланган. 43 авыручыны хастаханәдә дәвалау таләп ителгән. Стопкоронавирус.РФ порталында шундый мәгълүматлар китерелгән.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Казанда татар һәм урысларның туган телдә белем алу мөмкинлекләре тигезме?

Таныш булыгыз, бу – Булат һәм Алёша, алар Казанда бер мәктәптә укый. Булатның да, Алёшаның да әти-әнисе дәүләткә бертигез дәрәҗәдә салым түли, ләкин аларның үз туган телендә белем алу мөмкинлекләре бик нык аерыла.

Azatliq.org 

"Москва" крейсерында исән калган "срочник"ларның әти-әниләре улларын кабат сугышка җибәрергә телиләр дип сөйли

Туганнары әйтүенчә, хәзергә алар “Ладный” сак корабында, бу корабны 30 июньдә “махсус операция”дә катнаштырырга мөмкиннәр диелә. Диңгезчеләрнең әти-әниләре әйтүенчә, кораб төзекләндерүгә мохтаҗ һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга яраклы түгел.