Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан вакцина ясау буенча тәкъдимнәрне үзгәртте
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы назаль (борынга сала торган) вакцинаны коронавирустан саклану чараларының вакытлыча исемлегенә кертте. Бу хакта ведомствоның сайтында хәбәр ителә. «Российская газета» шул турыда яза.
Ведомство шулай ук төрле авырулары булган балалар өчен вакцинация үткәрү тәртибенә дә ачыклык кертте.
Министрлыкта хәбәр итүләренчә, нерв системасының органик зарарланулары булган балаларга вакцинация ясарга рөхсәт ителә. COVID-19 авыр һәм катлаулы узарга мөмкин булган төркемдәге 12 яшьтән өлкәнрәк балалар вакцинацияне өстенлекле тәртиптә узарга тиеш.
Моңа кадәр Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург «Спутник V» белән вакцинация узу хастаханәгә эләгүдән һәм чирнең авыр узу очракларыннан 89 процентка яклавын, ә пациентка бустер салынган очракта, күрсәткеч 93-94 процент тәшкил итүен әйткән иде.