Татарстанда тагын 66 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 66 очрагы ачыкланган. 43 авыручыны хастаханәдә дәвалау таләп ителгән. Стопкоронавирус.РФ порталында шундый мәгълүматлар китерелгән.
Оператив штабта билгеләп үтүләренчә, алдагы көнне вирус аркасында бер үлем очрагы да расланмаган, 215 кеше тулысынча савыккан.
Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада 152 086 коронавирус очрагы ачыкланган. 148 042 кеше сәламәтләнгән, 1995 кеше вафат булган.