World News in Tatar

Чаллыда бу җәйдә талпан кадалуның алты йөздән артык очрагы теркәлгән

Чаллының Роспотребнадзор идарәсендә җәй башыннан бирле кешеләргә талпан кадалуның алты йөздән артык очрагы теркәлгән. Бу очракларның өчтән бер өлеше балаларга туры килә. Бу хакта Автошәһәрдә узган матбугат конференциясендә Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш инфекционисты, йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова хәбәр итте.

Табиб Чаллыда яшәүчеләрне сак булырга чакырды. «Талпан кадалган урыннан талпан йогышлы чирләрнең безнең төбәк өчен хас булган биштән артык төре күчәргә мөмкин. Бүгенге көндә йогышлы авырулар хастаханәсе лабораториясе талпан инфекцияләренең дүрт төрен тикшерә ала, аларның иң актуальләре – талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы. Инфекцияләрнең әлеге төрләре хроник чиргә әверелергә һәм инвалид калуга кадәр җиткерергә мөмкин», – дип белдерде Әгъләмова.

Йогышлы авырулар хастаханәсендә быел талпан энцефалитыннан ике кешене дәвалаганнар. Инфекцияне Башкортстан һәм Удмуртиядә иярткәннәр.

«Чаллыда һәм Тукай районында талпан йогышлары планында эпидемиологик хәл уңай. Әмма күрше Удмуртиядә, Башкортстанда, аларның урман зонасын исәпкә алып, талпан инфекцияләре күпкә авыррак уза, һәм талпан тешләгәннән соң зарарлану ихтималы бездәге белән чагыштырганда күпкә югарырак», – дип аңлатты Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш инфекционисты.

Читайте на сайте