World News in Tatar
Июль
2022

Новости за 28.07.2022

Tatar-inform.tatar 

«Китап» радиосы автомарафоны Азнакайда булды

«Китап» радиосы автомарафоны бер ай буена республиканың төрле районнары буйлап сәяхәт итә. «Мин матурлык эзләп йөрим...» дип аталган әдәби-музыкаль программа белән алар дистәгә якын торак пунктта чыгыш ясаган. Бүген әлеге проект Азнакай шәһәрендә дә кунакта булды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Мәскәүдәге Вәкиллегенә хәрбиләр өчен хатлар һәм рәсемнәр тапшырдылар

Армиянең үзәк спорт клубының (ЦСКА) спорт даны музее Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә Кораллы көчләр һәм спорт ветераннарының хатларын, ЦСКА спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәрен тапшырды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казансу елгасында «Казан» гаилә үзәге янында ир-ат батып үлгән

«Казан» гаилә үзәге янында бер ир-ат Казансу елгасында батып үлгән. Шул хакта бүген 16.30 сәгатьтә 112 хезмәтенә – ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча бердәм номерга хәбәр иткәннәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алтайда «Исәнмесез?!» фильмы һәм Илдар Ягъфәров исеме язылган истәлек билгесе куелган

Барнаул шәһәренең Алтай тарихы, әдәбияты, сәнгате һәм мәдәнияте дәүләт музее утарында кинорежиссер Илдар Ягъфәров һәм аның «Исәнмесез?!» кинокартинасына багышланган истәлек билгесе ачылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» Фәрит Гобәевның уникаль фотоальбомын тәкъдим итте

«Татмедиа»да Татарстанның танылган фотографы Фәрит Гобәевның «Искусство присутствия» дип аталган беренче фотоальбомын тәкъдим иттеләр. Фотосурәтләр белән елъязма язучының ике йөздән артык аклы-каралы сурәтләре әлеге басмага кертелгән. Алар – соңгы 50 ел эчендә җыелган иң яхшы хезмәтләр.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Татарстанның кино осталары татар киносына дәүләттән ярдәм булмауга зарлана

Кино төшерүчеләр Татарстанда милли фильмнарга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелмәвен, системлы эш корылмавын әйтә. Мисал өчен Якутия белән Башкортстанда бөтенләй башка вазгыять ди алар.

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов «Нэфис Косметикс»ка «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исемен бирде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов М.Вахитов исемендәге Казан химия комбинаты – «Нэфис Косметикс» акционерлык җәмгыятенә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исемен бирү турындагы карарны имзалады. Шундый эчтәлектәге документ Президент порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда эте белән урамда йөрүче кешене үтергән җинаятьчене 15 елга төрмәгә озаттылар

Татарстанда 35 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарылды. Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат хулиганлык ниятеннән кеше үтерүдә гаепле дип табылган. Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда энтеровирус инфекциясе белән авыручылар саны өч тапкыр арткан

Татарстанда быел беренче алты ай эчендә энтеровирус инфекциясе белән авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда өч тапкыр арткан. Күпчелек очракта балалар бакчаларына йөри торган өч яшьтән алты яшькә кадәрге балалар авырый. Шул ук вакытта бер ел элек бу авыру бер яшьтән ике яшькә кадәрге сабыйларда ешрак күзәтелгән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда йорт тәрәзәләреннән ике көндә ике кечкенә бала егылып төшкән

Узган сишәмбе көнне «Танкодром» полиция бүлегенә 4 яшьлек баланың тәрәзәдән егылып төшүе турында хәбәр килгән. Малайның сәламәтлегенә җитди зыян килгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Мамыковскую школу ожидает окончание ремонта

У участников самодеятельности, творческих любительских формирований есть надежда на включение в программу кап.ремонта Мамыковского сельского Дома кульутры «Нефтяник». Темпы строительных работ в учреждениях образования и культуры Мамыковского сельского поселения Нурлатского района проинспектировал глава района.

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Нурлатцы приняли участие в видеоконференции под председательством заместителя Премьер-министра РТ Шамиля Гафарова

От района в онлайн формате участвовали руководитель исполкома Рафис Хамзин, члены районной комиссии по обеспечению безопасности дорожного движения. Повестка дня включила выступления о результатах деятельности по обеспечению безопасности дорожного движения по итогам 6 месяцев, о времени прибытия оперативных служб на места совершения ДТП.

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда бу җәйдә талпан кадалуның алты йөздән артык очрагы теркәлгән

Чаллының Роспотребнадзор идарәсендә җәй башыннан бирле кешеләргә талпан кадалуның алты йөздән артык очрагы теркәлгән. Бу очракларның өчтән бер өлеше балаларга туры килә. Бу хакта Автошәһәрдә узган матбугат конференциясендә Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш инфекционисты, йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова хәбәр итте.

Читать дальше...

Azatliq.org 

АКШ Сенаты Ак йорттан Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип тануын сорый

Террорчылык иганәчесе дип әлегә дүрт ил танылган: Сүрия, Иран, Куба һәм Төньяк Корея. Бу исемлеккә кергән илләр белән башка илләр барлык дипломатик аралашуларны тулысынча диярлек туктата һәм аңа каршы кырыс чикләүләр кертелә.

Tatar-inform.tatar 

Хөкүмәт эшләмәүче пенсионерларга ярдәм итүгә 10 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк

Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган эшләмәүче пенсионерларга ярдәм итү өчен Министрлар Кабинеты төбәкләргә 10 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Субсидияне алар пенсиягә өстәлмә буларак алачак.

Читать дальше...