World News in Tatar

Төмәндә хәйрияче Такиулла Шәриповны Россия мөселманнарының медале белән бүләкләделәр

Кичә Төмән мөселманнарының дини лидеры мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков җәмәгать эшлеклесе, меценат Такиулла Шәриповны Россия мөселманнарының «Хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләде.

Тәкиулла Шәрипов Төмән районы Чикча авылы мәчете төзелешенә зур өлеш керткән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләк тапшырганда, мөфти Садыйков Такиулла Шәриповка төбәкнең Ислам дини оешмасына хезмәт иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Читайте на сайте