World News in Tatar
Октябрь
2022

Новости за 06.10.2022

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада өлешчә мобилизациягә эләгүчеләр өчен оекбаш һәм бияләй бәйлиләр

Түбән Камада «Ватанны саклаучыларга мәхәббәт һәм җылылык белән» дигән хәйрия акциясе уза. Аны Түбән Кама рус җәмгыяте каршындагы «Хозяюшка» ял һәм аралашу клубында катнашучылар оештырды. Кул эше осталары йон җепләр сатып алып, өлешчә мобилизациядәге солдатларга оекбаш, бияләй һәм снуд бәйли башлады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Төмәндә хәйрияче Такиулла Шәриповны Россия мөселманнарының медале белән бүләкләделәр

Кичә Төмән мөселманнарының дини лидеры мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков җәмәгать эшлеклесе, меценат Такиулла Шәриповны Россия мөселманнарының «Хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда томан һәм 12 градус җылылык көтелә

Иртәгә Татарстанда дымлы һәм болытлы һава торышы көтелә.

Республикада болытлы һава, төнлә аязырга мөмкин. Шул вакытта төбәктә һава торышын көнбатыш циклон билгели башлый. Шуңа күрә явым-төшеп ешлыгы кими, ә Татарстанның көнчыгышында кыска вакытлы яңгыр булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге шул хакта хәбәр итә.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән республикада томан төшәргә мөмкин. Көндез Татарстанда, шулай ук Казанда яңгыр көтелә. Шул ук вакытта җил көньяк-көнбатыштан... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Дәүләт хезмәте» порталында дәүләт пошлинасын түләүгә ташлама 1 гыйнвардан гамәлдән чыга

Дәүләт хезмәтләре порталы аша дәүләт пошлинасын түләүгә 30 процент күләмендәге ташлама киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарыла. Бу хакта РФ Финанс министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Өлкәннәр көнен билгеләп үтте

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, соңгы 40 ел эчендә өлкән әдипләрнең болай бер тапкыр да җыелганы булмаган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» филиалы беренче мәртәбә «Безнең заман» фестивалендә катнаша

Иртәгә, 7 октябрьдә, эшләүче яшьләрнең «Наше время- Безнең заман» X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең икенче зона этабы Түбән Кама Халык иҗаты йортында башлана. Проектта беренче тапкыр «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Түбән Кама филиалы - «Нижнекамск-информ» катнашачак.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Самара өлкәсенең Ширәй авылында Кубрат ханга багышланган һәйкәл куярга җыеналар

«Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды Самара өлкәсе Ширәй авылында Попов тавында һәйкәл урнаштырырга җыеналар. Әлегә аңа «Кубрат хан нәселе» дигән эшче исем бирелгән. Скульптура тиздән Болгариядән Самарага китереләчәк. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Дәүләт хезмәтләре» порталында ЗАГСтан белешмә һәм таныклык алып була

ЗАГСтан белешмә һәм таныклык алу өчен «Дәүләт хезмәтләре»ндә заказ биреп була. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Ялалов: Татар онлайн энциклопедиясе популярлыгы буенча Википедиядән генә калыша

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре докторы Фәрит Ялалов Татар онлайн энциклопедиясен популярлыгы буенча Википедиядән генә калышуын әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктлары хәләл ризык белән тәэмин ителә

Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларында - «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә, танк училищесында һәм танк полигонында мөселманнарга хәләл ризык ашату оештырыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Русиядә мобилизациядән качкан өчен беренче җинаять эше ачылган

Пенза өлкәсендә яшәүче Максим Моисеевка ике мәртәбә хәрби чакыру кәгазе җибәргәннәр. Тик ул хәрби комиссариатка бармаган. Нәтиҗәдә тикшерү комитеты аңа 328.1 маддә нигезендә җинаять эше ачкан, тоткарлаган һәм ике көнгә изоляторга япкан. Адвокатлар моны "куркыту" дип атый һәм канунсыз булуын әйтә.

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Диния нәзарәте мобилизацияләнгән солдатлар өчен махсус дога җыентыклары чыгарды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар өчен түш кесәсенә салып йөри торган махсус дога җыентыклары әзерләп чыгарды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөхәммәтшин: Хакимият өчен гражданнар җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек өстен

Бүген Казанда «Хакимият органнарының коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлеге: Россия яңа халыкара контекстта» бөтенроссия конференциясе ачылды. Ул Россия Юстиция министрлыгы оешуга 220 ел тулуга багышланган. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Республика җитәкчелеге исеменнән конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Вадим Хоменко: 2021 елда Татарстанда авыл халкының табигый кимүе күзәтелде

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко 2021 елда безнең республикада авыл халкының табигый кимүе күзәтелгәнен әйтте.

Читать дальше...