World News in Tatar

Республика балалар китапханәсе «Китаплы җәй» укучылар марафонына нәтиҗә ясый

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе «Китаплы җәй» укучылар марафонына «Әкият» балалар үзәге залында нәтиҗә ясаячак.

Китапханә балаларны һәм ата-аналарын «Китаплы кәеф» кичәсенә чакыра. Әдәби кичә 8 октябрь көнне 16.00 сәгатьтә башлана.

«Әдәби чарада махсус кунак – «Смешарики» проекты авторы, «Фиксики» мультсериалы сценаристы, язучы һәм журналист Игорь Шевчук чакырулы», дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге.

Программада: «Китаплы җәй» укучылар марафоны җиңүчеләрен бүләкләү, Россия барды һәм композитор Григорий Гладковның видеокотлавы; автор-башкаручылар Владимир Гольцман һәм Таһир Мөхәммәтов чыгышлары.

  • Билетларны сылтама буенча түләүсез алырга мөмкин.

Читайте на сайте