World News in Tatar

Әлмәттә Биккуловлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

Әлмәт ЗАГСында Сәгыйдә һәм Наил Биккуловлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Биккуловлар гаиләсенең мәхәббәт тарихы 1973 елның кышында башлана. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Ирле-хатынлы Биккуловлар Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туган. 50 ел элек чибәр кызны күргәч, Наил Сәгыйдәне урламакчы булган. 23 яшьлек егет эштән кайткан кызны сагалап, урларга омтылган. Әмма чая Сәгыйдә иптәш кызлары белән качып китә. Шулай итеп, кәләш урлау традициясе тормышка ашмый. Шул ук кичне гашыйк егетнең әти-әнисе Сәгыйдә йортына китә.

Бәхетле никахта Биккуловларның дүрт баласы туа: кызлары – Резеда, Рәмзия, Миләүшә һәм уллары Нияз. Ә бүген әби белән бабайны оныклары уңышлары белән сөендерә.

Әлмәт шәһәре ЗАГС белгечләре ир белән хатынга алтын туй уңаеннан юбилей папкасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Читайте на сайте