World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 21.01.2023

Tatar-inform.tatar 

Айзатуллин Миңнехановка төзелеш юнәлешендә илкүләм проектлар буенча эш турында сөйләде

Бүген республика Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин аукционнар узган федераль һәм республика программалары буенча эшләр барышы турында хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Лев Гумилевка багышланган күргәзмә ачылды

Россия Иҗтимагый палатасында Лев Гумилевның 110 еллыгына багышланган «Тормыш юлы» күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбрә итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс»ның җиңүен Минтимер Шәймиевкә багышлады

«Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Омскиның «Авангард» командасын җиңүне (2:0) Татарстанның Беренче Президенты, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең туган көненә багышлавын әйтте. Кичә Минитимер Шәймиевка 86 яшь тулды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Димитровградның Тукай исемендәге мәктәбендә үрнәк гаиләләрнең мактау тактасы ачылды

Ульяновск өлкәсенең Димитровградның Тукай исемендәге мәктәбендә «Үрнәк гаиләләр» дигән мактау тактасы ачылды. Бу турыда өлкәнең «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Внимание: сегодня в Нурлате будет перекрыто движение на одной из улиц

По информации Нурлатского отдела Госавтоинспекции, 21 января на улице Гагарина от перекрёстка с улицей К. Маркса до перекрёстка с улицей Козлова с 06:00 до 16:00 будет временно ограничено движение транспортных средств.

Tatar-inform.tatar 

Алабугада һөнәри осталык конкурсында 22 номинация буенча катнашырга була

13-16 февральдә Алабугада «Алабуга-skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсы узачак. Ярышлар параллель рәвештә өч мәйданчыкта — Алабуга политехник көллиятендә, «Алабуга-Политех» мәгариф үзәгендә һәм «Прогресс» автомәктәбендә була.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әтнәдә Шиһабетдин Мәрҗанинең 205 еллыгына багышланган очрашу булды

Татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, галим, фикер иясе, атаклы педагог һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең 205 еллыгы уңаеннан, Әтнәдә аның музеенда «Мөселман хатын-кызларның гаиләдә һәм җәмгыятьтә әһәмияте» дигән темага очрашу кичәсе үтте. Анда районның актив мөселман хатын­-кызлары катнашты. Бу хакта «Әтнә таңы» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә Биккуловлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

Әлмәт ЗАГСында Сәгыйдә һәм Наил Биккуловлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Биккуловлар гаиләсенең мәхәббәт тарихы 1973 елның кышында башлана. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясендә Ризаэддин Фәхреддингә багышланган чара булды

«Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш һәм иҗат юлына багышланган түгәрәк өстәл утырышы уздырды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...