World News in Tatar

Мәскәүдә Лев Гумилевка багышланган күргәзмә ачылды

Россия Иҗтимагый палатасында Лев Гумилевның 110 еллыгына багышланган «Тормыш юлы» күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбрә итә.

Лев Николаевич Гумилев - совет һәм Россия галиме, тарихчы-этнолог, язучы, тәрҗемәче. Ул бөтен гомерен Россиянең этник тарихын өйрәнүгә багышлаган. Авыр язмышлы, әмма ихтыяр көче зур булган кеше, диелә хәбәрдә.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Тарихчының Казандагы һәйкәленә «Мин, рус кешесе, гомерем буе татарларны нахактан саклыйм», - дип язылган. Әлеге сүзләрне күргәзмәне ачу тантанасында Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Эмиль Фәйзуллин искә төшерде.

Ачылыш тантанасында шулай ук Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да чыгыш ясады.

Проектның авторы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина.

Фотокүргәзмә күп шәһәрләрдә булган. Ул Лев Николаевичның иң якын даирәсен, үткәннең бөек кешеләрен күрсәтә. Әлбәттә, әти-әнисе - Көмеш гасырның күренекле рус шагыйрьләре Николай Гумилев һәм Анна Ахматова белән төшкән фотосурәтләр күп.

Ачылу тантанасына Бежецк шәһәренең Лев Гумилев исемендәге мәктәп укучылары бкилгән. Алар экскурсия үткәрде, тәкъдим ителгән фотосурәтләр турында сөйләделәр. Бежецк - ул галимнең балачагы узган урын, аңа ул аеруча җылы мөнәсәбәттә булган.

Күргәзмә Россия Иҗтимагый палатасында 3 февральгә кадәр эшләячәк.

Читайте на сайте