World News in Tatar

Димитровградның Тукай исемендәге мәктәбендә үрнәк гаиләләрнең мактау тактасы ачылды

Ульяновск өлкәсенең Димитровградның Тукай исемендәге мәктәбендә «Үрнәк гаиләләр» дигән мактау тактасы ачылды. Бу турыда өлкәнең «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.

Мактау тактасы өлкәнең 80 еллыгы уңаеннан  Димитровградның 22 нче мәктәбендә куелган.

Әлеге проект өлкәнең Гаилә үзәге белән берлектә тормышка ашырылды, диелә хәбәрдә.

 

Фото: © https://t.me/emet73

Читайте на сайте