World News in Tatar

Алабугада һөнәри осталык конкурсында 22 номинация буенча катнашырга була

13-16 февральдә Алабугада «Алабуга-skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсы узачак. Ярышлар параллель рәвештә өч мәйданчыкта — Алабуга политехник көллиятендә, «Алабуга-Политех» мәгариф үзәгендә һәм «Прогресс» автомәктәбендә була.

Һөнәри осталык конкурсында бөтен Татарстаннан 600дән артык кеше катнашачак. Анда предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре, 17 яшьтән өлкәнрәк РФ гражданнары катнаша ала. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Конкурста катнашучылар үзләрен 22 номинациядә күрсәтә алачак.

Барлык катнашучыларга да сертификатлар бирелә. Конкурста җиңүчеләр 50 мең сум, икенче урын алучыларга 30 мең сум, өченче урынга чыгучылар 20 мең сум акчалата бүләк алачак.

Конкурс эшче һөнәрләрне популярлаштыру, яшьләрдә сайланган һөнәргә карата кызыксынуны арттыру, хезмәткә иҗади караш, сәламәт көндәшлек һәм үз һөнәри компетенцияләренә ышаныч булдыру максатыннан үткәрелә.

Йомгаклау тантанасы 27 февральдә узачак. Конкурсның абсолют җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы хисап коллегиясендә була.

Читайте на сайте