World News in Tatar

Айзатуллин Миңнехановка төзелеш юнәлешендә илкүләм проектлар буенча эш турында сөйләде

Бүген республика Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин аукционнар узган федераль һәм республика программалары буенча эшләр барышы турында хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Нурлатта су белән тәэмин итү системасы һәм Чаллыда ике юл төзелеше дәвам итә.

Казанда «Экология» илкүләм проекты буенча биологик чистарту корылмалары реконструкциясе (эшләр 55 процентка башкарылган), ләм кырларында (49 процент) һәм Самосырово полигонында рекультивация (58 процент) үткәрелә. Түбән Кама сусаклагычында торбаүткәргечләрне сүтү дәвам итә, эшнең 3,7 проценты башкарылган.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Буа Мәдәният йортын реконструкцияләү 58 процентка башкарылган.

«Демография» проекты кысаларында Казанда ике балалар бакчасы, ә «Мәгариф» илкүләм проекты буенча ике мәктәп төзелә. Тукай районы Шилнәбаш авылында объектта төзелеш-монтаж эшләре 70 процентка үтәлгән, Казанның Сибгат Хәким урамындагы объектта эшнең 41 проценты башкарылган.

Шулай ук «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Мамадышта мәктәп-бакча төзелеше (78 процент) дәвам итә. «Табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» программасы буенча Кама Тамагы янында Куйбышев сусаклагычы яр буйларын ныгыту эшләре алып барыла (төзелеш-монтаж эшләре 64 процент тәшкил итә).

Читайте на сайте