World News in Tatar

Татарстанда салкынайта һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 14 апрельдә, Татарстанда көннәр салкынайта, көндез бары тик +3..+8 градус җылы фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген көчле җил сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде, ул җомга көнне дә саклана. Аның тизлеге секундына 17-22 метрга, ә урыны белән 25-26 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +1..-4 градус фаразлана.

Читайте на сайте