World News in Tatar

«Татсофт» сөйләм тәрҗемә сервисына ярдәм итүчеләрнең бүләк оту мөмкинлеге бар

«Сәләт» яшьләр оешмасы «Татсофт» — татарча-русча, русча-татарча тәрҗемә программасын камилләштерү максатыннан бәйге башлый. Җиңүчеләргә бүләкләр каралган.

«Татсофт» Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белгечләре һәм «Сәләт» ярдәме белән барлыкка килгән тәрҗемә сервисы. Хәзерге вакытта сервисны тагын да уңайлырак куллану максатында тавыш аша тәрҗемә функционалын булдыру эшләре бара. Оештыручылар хәбәренчә, бу сервис бүгенге көндә аналоглары (Яндекс, Гугл) арасында иң сыйфатлысы булып тора.

«Сәләт» тараткан хәбәрдә, программа сөйләмне аңлап тәрҗемә итсен өчен мөмкин кадәр күбрәк сөйләм үрнәкләрен тупларга кирәклеге әйтелә. 

Моның өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:

— Гамәли семиотика институтының Telegram-каналына язылырга;

— Telegram-ботка сөйләм үрнәкләре яздырып җибәрергә;

— Башка язмаларны бәяләргә;

— «Конкурста катнашу» төймәсенә басарга.

«Иң күп сөйләм үрнәге яздырган һәм сыйфатлы бәя биргән катнашучыларга бүләкләр биреләчәк.

1 урын — «Алиса»лы «акыллы» Яндекс Станциянең 2 колонкасы;

2 урын — «Алиса»»лы акыллы сәгатьле Яндекс Станция мини колонкасы;

3 урын — «Алиса» «акыллы» Яндекс Станциянең лайт колонкасы

Нәтиҗәләр 26 июнь көнне ясалачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Читайте на сайте