World News in Tatar
Июнь
2023

Новости за 21.06.2023

Tatar-inform.tatar 

Россиядә торак арендалауны субсидияләү буенча яшьләр өчен программа әзерләнә

Россиядә торак арендалауны субсидияләү буенча яшьләр өчен программа әзерләнә – әлеге инициатива 35 яшькә кадәрге гражданнарны колачлаячак. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татсофт» сөйләм тәрҗемә сервисына ярдәм итүчеләрнең бүләк оту мөмкинлеге бар

«Сәләт» яшьләр оешмасы «Татсофт» — татарча-русча, русча-татарча тәрҗемә программасын камилләштерү максатыннан бәйге башлый. Җиңүчеләргә бүләкләр каралган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү югары уку йортлары студентлары татар мәдәнияте белән танышты

https://avtonomiya.tatar/

Башкаланың Татар мәдәни үзәгендә «Татар мәдәнияте кичәсе» узды. Ул «Дустанә Мәскәү» проекты кысаларында Мәскәү татарлары мохтарияте тарафыннан оештырылган. Бу хакта «Мәскәү татарлары мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.

Татар мәдәнияте үзәге артистлары һәм автономия активистлары кунакларга үз халкының тарихын һәм традицияләрен тәкъдим итте. Мәскәү татарлары автономиясе рәисе урынбасары Илдар Зыятдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул Татар мәдәнияте үзәгендә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан Кремленең Гавами урыннарында Иран осталарының кул эшләре күрсәтеләчәк

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте

23 июньдә Казан Кремленең Гавами урыннарындагы күргәзмә залларында «Минем Иран» күргәзмәсе ачылачак. Экспозиция кунакларга иң борынгы цивилизацияләрнең берсенең тарихы турында сөйләячәк.

Күргәзмәдә Иран осталарының терме техникасында башкарылган эшләре, эмальдә рәсем төшерү, чүкеп ясау, каллиграфия, келәм ясау эшләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кунаклар кулдан эшләнгән тукымаларны, миниатюраларны һәм башка экспонатларны күрә алачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама политехника көллиятендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең бүлекчәсе ачылды

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр «Алдынгылар хәрәкәт»нең республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов Түбән Камага килде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Буада ике айда 300 килограмм батарея җыйдылар

Буада ике айда 300 килограмм батарейка җыйды. Акциядә балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар, мәктәп укучылары катнашты. Шуның 101 килограммын шәһәрнең Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары, 122 килограммны «Теремкәй» балалар бакчасына йөрүчеләр тапшырганнар. Соңгылары арасыннан Самир Насыйров рекорд куйган, ул әти-әнисе белән бергәләп 94 килограмм җыйган. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...