World News in Tatar

Мәскәү өлкәсендә ике пилотсыз аппарат төшкән

Бүген иртән Наро-Фоминск шәһәре округындагы Калининец бистәсендә ике пилотсыз аппарат төшкән. Бу хакта өлкә губернаторы Андрей Воробьев телеграм-каналында хәбәр итә.

«Бүген самолет тибындагы ике аппарат 5:30 һәм 5:50 сәгатьләрдә хәрби частьләрнең берсенең складларына якынлашканда хәрбиләрнең каршылыгы нәтиҗәсендә төште. Җимерекләр һәм зыян күрүчеләр юк», – диелә хәбәрдә.

Урында махсус хезмәтләр эшли, тикшерү алып барыла, территория әйләндереп алынган.

Читайте на сайте