World News in Tatar

Урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда кабат кисәтү игълан ителде

Урманнарда янгын куркынычы югары булу аркасында Татарстанда кабат шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«14-18 августта Татарстан территориясендә урманнарда югары (4 класс), кайбер районнарда гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы саклана», - дип хәбәр итә метеорологлар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 11-16 августта Татарстан территориясендә урыны белән югары (4 класс) янгын куркынычы саклана.

Читайте на сайте