World News in Tatar
Август
2023

Новости за 13.08.2023

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗенең Тәбәрле авылы 470 еллыгын бәйрәм итте

Тәбәрле авылының 470 еллыгы уңаеннан бәйрәм тантанасы узды. Бәйрәмгә килүчеләр иң элек авыл тарихы музеенда урын алган экспонатларның бер өлеше белән танышты, стендларда урын алган фотоларны карадылар. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллы мэры капиталь ремонттан соң 43нче мәктәп ачылышында катнашты

Бүген Чаллыда төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 43нче урта мәктәп капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылды. 1985 елда төзелгән әлеге мәгариф учреждениесендә беренче тапкыр капиталь ремонт ясалды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә»

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Азнакайда агымдагы елда 200нче бала тууы теркәлде

Азнакайда күп балалы гаиләдә ел башында беренче булып туган һәм рәсми теркәлгән сабыйны, ә аннары 100нче һәм 200нче туган балаларны котлау традициясе күп еллар дәвам итә. Әлеге бәхет Светлана һәм Ренат Гаффаровлар гаиләсенә дә насыйп булды. Гаиләдә 10 яшьлек Илдан һәм 5 яшьлек Риана, ә өченче малайлары Исламның дөньяга килүе алар өчен искиткеч вакыйгага әверелде. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кайбычның Каргалы авылында 50 урынлы мәдәният йорты ачылды

Кайбыч районы Каргалы авылында «Мәдәният объектларын төзү» илкүләм проект буенча төзелгән яңа мәдәният йорты ачылды. Ул 50 урынга исәпләнгән. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Азат Мифтаховка яклау белдерү комитеты математикның хокуклары бозылуына зарланып, колония җитәкчесенә хат язган

2020 елда бөтен дөнья математиклары тарафыннан Азат Мифтаховка ярдәм итү өчен оештырылган халыкара хокук яклау төркеме  (комитет) Азат утырган Омутнински колониясе башлыгына Мифтаховның хокукларын яклауны таләп итеп хат язган

Tatar-inform.tatar 

«Башкорт аты» фестивалендә җиде чит илдән кунаклар килгән

Башкортстанның Баймак районында «Башкорт аты» фестивале тәмамланды. Быел ул халыкара булды, анда җиде чит илдән кунаклар катнашты. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров аны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул Телеграм-каналында Баймак районында яшәүчеләрне кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдергән. «Башинформ» шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сергей Королёвның кызы вафат булу сәбәпле, Татарстан вәкиллеге кайгы уртаклашу белдерде

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге танылган совет конструкторы, илебез космонавтикасы легендасы Сергей Королёвның кызы галим, хирург һәм педагог Наталья Королёваның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

14 августа в Татарстане местами ожидаются грозы с кратковременными усилениями ветра

От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений.

Tatar-inform.tatar 

Медиклар һәм инспекторлар эсседә саклык чаралары турында сөйләде

Татарстанда эссе һава торышы тагын ким дигәндә ун көн дәвам итәчәк. Аңа салкын һәм яңгырлар килүгә комачаулый торган антициклон сәбәп булды. Медиклар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре бөркүлек нәтиҗәләрен ничек җиңәргә, үз һәм әйләнә-тирәдәгеләр сәламәтлегенә ничек зыян китермәү турында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда кабат кисәтү игълан ителде

Урманнарда янгын куркынычы югары булу аркасында Татарстанда кабат шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Палитра» торак комплексы янында үлән яна

Бүген Казанда «Палитра» торак комплексы янында үлән яна. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансия билгеле

Россиядә августта иң күп хезмәт хакы түләнә торган вакансия билгеле булды. Шулай итеп стоматологка айлык хезмәт хакы 370 мең сумнан башлана. Бу хакта әлеге компанияләргә нигезләнеп SuperJob сервисында хәбәр иттеләр. «Труд» шул хакта яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан егете Бөек Кытай стенасы янында республика әләмен җәйгән

Татарстанда яшәүче, Иннополис университеты студенты Эмиль Харисов Бөек Кытай стенасында республика әләмен җәйгән. Ул Кытай Халык Республикасына укырга барганда, истәлекле фото ясау өчен туган төбәгенең төп символларының берсен махсус үзе белән алган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Төркиядә тагын җир тетрәгән

Шимбә Төркиянең көньяк-көнчыгышында Малатья провинциясендә 4 магнитудадан артык өч җир тетрәү булган. Бу хакта РИА Новости сейсмологларга сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районында эшчеләр утырган «ГАЗель» әйләнеп капланган, өч кеше - хастаханәдә

Бүген иртән Татарстанның Әлмәт районында микроавтобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда 8 кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан министрлыгы телефон мошенникларының яңа алдау ысулы турында кисәтте

Телефон мошенниклары «алдауның нуленче этабын» куллана башлаган. Мошенник корбанын, янәсе хезмәттәше, игътибарсыз калдырырга ярамый торган мөһим шалтырату турында кисәтә. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы кисәтә.

Читать дальше...