Сергей Королёвның кызы вафат булу сәбәпле, Татарстан вәкиллеге кайгы уртаклашу белдерде
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге танылган совет конструкторы, илебез космонавтикасы легендасы Сергей Королёвның кызы галим, хирург һәм педагог Наталья Королёваның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде.
«Наталия Королёвага 88 яшь иде <...> Ул берничә тапкыр Татарстанның РоссиядәгеТулы вәкаләтле вәкиллегендә булды, Равил Әхмәтшин инициативасы буенча космонавтлар белән Казанга килде», диелә ведомствоның Телеграм-каналында чыккан хатта.
Королёва - хирург, медицина фәннәре докторы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, СССР Медицина фәннәре академиясенең Пирогов исемендәге премия лауреаты, шулай ук 200дән артык фәнни эш авторы.
Тулы вәкаләтле вәкиллектә искәртүләренчә, Бөек Ватан сугышы елларында аның әтисе Сергей Королёв Казанда эшләгән һәм галим өчен бу чор реактив авиация төзү юлында мөһим этап булган.
Наталия Королёва шимбә, 12 августта, вафат булды, дип хәбәр итә «Роскосмос».