World News in Tatar

2023 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1,5 млрд сумлык продукция сатканнар

2023 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда традицион ярминкәләрдә 1 млрд 530 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«23 ярминкә йомгаклары буенча 1 млрд 530 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды. Ярминкәгә татарстанлылар арасында ихтыяҗ зур, чөнки анда сыйфатлы продукция сатыла, җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы товарлары арзанлы һәм теркәлгән бәяләр буенча тәкъдим ителә», - диде министр.

Ул хәбәр иткәнчә, 2023 елның 18 мартыннан 22 апрельгә кадәр һәм 9 сентябреннән 24 декабренә кадәр традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Түбән Камада 3 мәйданчыкта, Яшел Үзән районының 2 мәйданчыгында һәм төрле вакытларда 26 муниципаль районда узды.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Читайте на сайте